«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы»акциясе старт алды.

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы

2019 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасында «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы»акциясе старт алды. Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу акциядә актив катнашалар. Бүген, 2019 елның 11 сентябрендә, Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм  авыл җирлеге инвалидлар Советы рәисе, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, 1 төркем инвалид Федотова Анастасия Николаевнаның, шулай ук хезмәт ветераны,озак еллар Татарстан совхозы бистәсендә бозау караучы булып эшләгән, 1 төркем инвалид Гавсутдинова Хадича Шаиховнаның өендә булдылар . 15 сентябрьдә Хадичә Шаих кызына 87 яшь тула.

Анастасия Николаевнага һәм Хәдичә Шаих кызына нык сәламәтлек теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Тамара Тузеева, Кенәз мәдәният йорты директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International