Тукай районында 3 гаилә ана капиталы сертификатына ия булды
11 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
ГХАТ идарәсе җитәкчесе Р.Р. Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов әти-әниләрне котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.
Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнварыннан) Тукай районында 3 меңгә якын ана капиталына сертификат бирелгән, 1,1 млрд. сумнан артык суммага Тукай районында 2,4 мең гаилә акча белән эш иткән.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы гамәлгә керде-бу ана капиталы программасына керү мөмкинлеген 2021 елның 31 декабренә кадәр озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга җибәргәндә өч еллык мораторийны төшерү, шулай ук 2018-2020 елларда икенче бала туган гаиләләр тарафыннан ана капиталы акчаларыннан айлык түләү.
Сертификат бирү, МСК акчалары белән эш итү турында гаризаны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин www.pfrf.ru .