“Мөнәҗәтләр кичәсе”

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе

21 сентябрь көнне Тукай районы Калмаш авылы “Яшьлек” мәдәният йортында районкүләм “Мөнәҗәтләр кичәсе” узды.

Фестивальне оештырырга һәм үткәрергә үзенең киңәшләрен һәм матди ярдәмен районыбызның имам мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт күрсәтте. Фестивальдә барлыгы 13 мөнәҗәт укучы катнашты. Калмаш, Түбән Суыксу, Иске Гәрдәле, Сәмәкәй, Югары Байлар, Иске Абдул, Боерган, Иштирәк  авылларыннан иде алар. Мондый фестиваль районыбызда әле беренче тапкыр үткәрелә, һәм киләчәктә тагын оештырылыр һәм катнашучылар да күбрәк булыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International