Тукай муниципаль районында «Шәфкать» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы «Үпкәләү белән эш» темасына чара үткәрде

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

 униципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Теләнче-Тамакның махсус коррекцион интернат-мәктәбендә “Үпкәләү белән эш» темасына чара үткәрде. Чараның максаты: гафу итү күнекмәләрен формалаштыру өчен шартлар тудыру; «үпкәләү» һәм «усаллык» төшенчәләрен ачу, аларның кеше организмына тискәре йогынтысын күрсәтү; балигъ булмаганнарны үпкәләүне гафу итүнең «сәламәт» ысуллары белән таныштыру; үзеңне тоту күнекмәләрен өйрәтү. Эш формасы: тренинг формасында чара. Чарада балалар үпкәләүләрне анализлауга юнәлтелгән практик күнегүләр ясадылар, кәгазьгә үпкәләү тойгыларын яздылар, бу аларга проблеманы икенче яктан карарга мөмкинлек бирде. Чараның нәтиҗәсе: үпкәләу хисе өстендә эшләү. Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдәге 19 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International