Хохлова Раиса Петровна үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бәтке авылында яшәүче тыл ветераны Хохлова Раиса Петровна үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны 90 яшьлек юбилее белән котларга Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Э .М. Әхмәтҗанова килде. Эльмира Михайловна юбилярга рухи күтәренкелек, тынычлык, иминлек, күңел җылысы, туганнарының һәм якыннарының кайгыртучанлыгы, нык сәламәтлек теләде,озак еллар намуслы хезмәте өчен олы рәхмәтен белдерде һәм юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау хатларын, район башлыгы Ф. М. Камаев исеменнән бүләк тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International