2019 елның 20 сентябрендә Кенәз авыл җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Ветераннар советы сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Анна Ивановна Чуйкинаны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Анна Ивановна озак еллар Дәүләт иминиятендә иминият агенты булып эшләгән. Эшкә намус белән һәм зур җаваплылык белән карадым. Ул-иҗади шәхес. Бик матур җырлый һәм мәдәни – массакүләм чараларда, «Русский звон» фольклор коллективы һәм «Надежда»ветераннар клубы эшчәнлегендә актив катнаша.Анна Ивановнаны чын күңелдән котладылар, нык сәламәтлек, озын гомер, күңел көрлеге, бәхет һәм иминлек теләделәр,истәлекле бүләк тапшырдылар.
Тамара Тузеева, Кенәз мәдәният йорты директоры