Бәтке авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Ермолин Александр Александрович үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны 90 яшьлек юбилее белән котларга Тукай район Советы Аппараты җитәкчесе Г .А. Шәфикова һәм район ветераннар советы рәисе Г. Зарипов килделәр. Юбилярга күңел күтәренкелеге, тынычлык, күңел җылысы, туганнарының һәм якыннарының кайгыртучанлыгын, игътибар һәм кайгыртучанлыгын, шулай ук нык сәламәтлек теләделәр,фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр һәм аңа Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау хатларын, район башлыгы Ф. М. Камаев исеменнән бүләк тапшырдылар