2019 елның 27 сентябрендә Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Кешеләргә шатлык бүләк итү өчен, мәрхәмәтле һәм әдәпле булырга кирәк»дип исемләнгән әдәплелек дәресе үткәрделәр. Чараның максаты - «Әдәплелек», «Тылсымлы сүзләр», «Игелекле эшләр һәм гамәлләр» төшенчәләрен ныгыту һәм гомумиләштерү; аралашу күнекмәләрен, тылсымлы сүзләрне дөрес куллану, практикада яхшы эшләрне үстерү; балаларда үзара ярдәмләшү, игелеклелек, сизгерлек, башка кешенең шәхесенә карата хөрмәт тәрбияләү. Әдәплелек дәресе башында мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга кешеләр белән әдәпле һәм ихтирамлы аралаша белүләре турында сөйләделәр. Балалар конкурста катнаштылар
Тамара Тузеева, Кнәз мәдәният йорты директоры