"Кешене хезмәте бизи" - Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышланган тематик әңгәмә
2019 ел Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Бүген, 2019 елның 28 сентябрендә, Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән «Хезмәт кешене бизи»дигән темага тематик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмәнең максаты: яшүсмерләрне һәм яшьләрне җәмгыять тормышында хезмәтнең әһәмияте турында күзаллауны киңәйтү; хезмәт сөючәнлек, мөстәкыйльлек, тырышлык кебек сыйфатларга уңай әхлакый бәя бирүне булдыру. Беренче эш итеп, яшүсмерләр һәм яшьләр – безнең җирлек студентлары үз әти-әниләренең һөнәре турында, аннары мәктәпне тәмамлаганнан соң кем булырга теләүләре һәм хәзерге вакытта кайсы биналарда белем алуы турында сөйләделәр. Соңыннан яшүсмерләр һәм яшьләр мәдәният йорты хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирделәр,төрле һөнәрләр турында шигырьләр укылды.