Хөрмәтле өлкән буын кешеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары!
Сезне чын күңелдән өлкәннәр көне — зирәклек һәм игелек бәйрәме белән котлыйм!
Сез-безгә хезмәт һәм сугышчан каһарманлыкның күп санлы үрнәкләрен, зирәклек, чын патриотлык, туган җиргә мәхәббәт үрнәкләрен бүләк иткән иҗатчылар буыны. Сезнең җилкәгез артында бик күп бөек эшләр башкарыла,Сез мораль кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, терәк һәм ышанычлы ярдәмчеләребез булдыгыз һәм булачаксыз.
Безнең – Тукай муниципаль районының 11 меңнән артык өлкән буын вәкиле районның" алтын фонд"ын тәэшкил итә. Сез белемегез һәм бәяләп бетергесез тәҗрибәгез белән уртаклашасыз, яшьләрдә намуслылык, хезмәт сөючәнлек һәм патриотизм тәрбиялисез. Без сезгә зирәклек, игелек һәм сабырлык өчен рәхмәтле.
Тукай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты, предприятие, учреждение һәм оешмалар өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү буенча чараларны планлы рәвештә тормышка ашыралар. Елдан-ел социаль ярдәм көчәя, ветераннар оешмалары актив эшли, заманча җиһазлар белән җиһазландырылган медицина учреждениеләре сафка баса, төрле программалар эшли. Элеккеге хезмәткәрләре, хәзерге пенсионерлар турында кайгыртучы хезмәт коллективлары аерым рәхмәткә лаек.
Бу бәйрәм көнендә бәяләп бетергесез хезмәтегез, рух көчегез, районыбызга карата эчкерсез мәхәббәтегез өчен рәхмәт һәм чиксез хөрмәт сүзләрен кабул итегез! Лаеклы ялда булган яки яше булуга карамастан эшләвен дәвам иткән барлык кешеләрне дә котлыйм. Сезне якын кешеләрегезнең җылысы һәм кайгыртуы чолгап алсын,Сезгә Нык сәламәтлек, күңел тигезлеге, тынычлык һәм тормыш иминлеге телим !
Тукай муниципаль районы башлыгы Ф. М. Камаев