1 октябрь көнне Яңа Бүләк авыл җирлегенә караган Бай-Бүләк, Иске Теләнче, Күктәк-Мирсәет һәм Яңа Бүләк авылларында яшәүче 55 ел бергә гомер иткән сигез парны котладылар. Бу гаиләләрне район Гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Э. Мостафина котлады һәм юбилярларга район башлыгы исеменнән котлау һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды