Хокукый ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

2019 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Әлмәт шәһәрендә гражданнарга «Балалар мәсьәләсе»дигән хокукый ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.

Чара «Нефтьче» мәдәният сарае базасында (Ленин ур., 98, Әлмәт) 11-15.00 сәгатьтә башлана.

Әлеге чараның максаты-балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы» КБО, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түбәндәге сораулар буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак:

Баланың тормышка, рәхимсез мөгамәләдән, көчләүдән һәм куркынычсызлыкка хокукларын үтәү;
Баланың сәламәтлеген саклауга һәм сәламәт үсешенә хокукын үтәү;
Бала хокукларын үтәү, гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча,
Мәгариф өлкәсендә баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү;
Социаль тәэминатка хокукны үтәү;
Баланың торак һәм башка милек хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү һ. б.

  

Хөрмәт белән,

 Г. Л. Удачина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International