2 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәрененең тантаналар сараенда 5 тукайлы гаиләсенә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
Тантаналы чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да катнашты. Ул гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырды, аны куллануның төп юнәлешләрен искә төшереп, Ана капиталы гаиләгә дәүләттән сизелерлек ярдәм булачагына өметен белдерде.