Өченче буын университеты ачыла!
2 октябрьдә 11.00 сәгатьтә «Родник» Халыклар дуслыгы йортында өлкән буын гражданнарына белем бирү һәм аралашу өчен Өченче буын университетының яңа уку елын ачу тантанасы була.
Университетта укулар «Россия Пенсионерлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге химаясе астында үткәрелә.
Яр Чаллыда әлеге социаль проект 12 ел тормышка ашырыла һәм Чаллыда яшәүчеләрнең өлкән буыны арасында зур популярлык казана. Проектны тормышка ашыру дәверендә 9 меңнән артык өлкән яшьтәге чаллылы укытылды.
Бу ел эчендә университетта 700 Чаллы пенсионеры түбәндәге уку программалары буенча белем алачак:
Компьютер белеме нигезләре( 42 сәгатькә һәм 24 сәгатькә курслар)
Планшет белән эш
Финанс грамоталылык Нигезләре
Психология Нигезләре
Туган як тарихы
Мәдәният һәм агарту
Бакча.Дизайн
Сәламәт яшәү рәвеше
Бию терапиясе
Уку бушлай. Белешмәләр өчен Телефон: 8-937-594-06-91.