Круглое Поле бистәсендә игелек һәм хөрмәт көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

2019 елның 4 октябре, җомга

1 октябрь көнне Круглое Поле бистәсенең «Юность» күп функцияле үзәгендә игелек һәм хөрмәт көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Тукай муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Яббаров И. Н., Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Низамиева Э. Р., поселокның ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Гобәйдуллин С. А. бәйрәм кунакларына матур  котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Концертта бистәдә яшәүчеләр, төрле буын кешеләре, балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре һәм укучылары, күпләргә яратып өлгергән «Юность»КФҮ коллективлары катнашты.

Бәйрәм чарасы бик җылы һәм уңайлы шартларда узды. Һәр кунак тәмле чәй һәм сыйлардан тыш, күңел белән ял итә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International