«Ветеран» клубында Өлкәннәр көненә багышланган очрашу булып узды.

2019 елның 4 октябре, җомга

1 октябрь көнне Шилнәбаш авыл китапханәсендә «Ветеран» клубында Өлкәннәр көненә багышланган очрашу булып узды. Авыл китапханәсе мөдире ,пенсионерлар һәм инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Нурзилә Нигматовна Бариева «Безгә ел бәла түгел– күңелләр яшь булганда  »дип исемләнгән очрашуны ачып җибәрде. Очрашуда Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Гончарова Ольга Анатольевна катнашты, ул пенсионерларны, «Ветеран» клубы әгъзаларын бәйрәм белән,Өлкәннәр декадасы башлану белән котлады.  Очрашу бәйрәмчә әзерләнгән өстәл артында, уңайлы атмосферада  «зирәклек» бәйгесе, өлкәннәр турында табышмаклар, халык мәкальләре һәм әйтемнәренең белемнәрен тикшеру,   аккордеон  астында такмаклар, җырлар яңгыравы астында утте.. Авыл мәдәният йортыннан пенсиягә чыккан Абызова Галина Константиновна өчен авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре сюрприз әзерләделәр, баллы күчтәнәчләр тапшырдылар. 
 Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н.Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International