24 сентябрь көнне Шилнәбаш авыл китапханәсендә «Экстремизмга – ЮК!» айлыгы кысаларында «Экстремизм – тынычлыкка янау " дип исемләнгән чара үткәрелде. Урта һәм өлкән буын укучылары игътибарына " Экстремизм-кешелек дөньясына каршы явызлык» дигән презентация тәкъдим ителде, аннан соң фикер алышулар булды. Укучылар экстремизмның нәрсә икәнлеге, кешегә зыян китерү, Россия Федерациясе иминлеген какшату, законсыз кораллы формированиеләр булдыру, массакүләм тәртипсезлекләр, хулиганлык гамәлләре башкару турында сорауларга җавап бирделәр, экстремизм формалары турында белделәр.
Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н.Н.