Бүген, 7 октябрьдә хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Ф.М. Камаев җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Киңәшмә башында Премьер-министр урынбасары Л .Р. Фазлыеваның Рәхмәт хатлары тапшырылды : яшьләр арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү буенча нәтиҗәле эш алып барганнары өчен район башлыгы урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссия рәисе Рөстәм Илдус улы Закировка балалар һәм яшьләрнең ял итү системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен Тукай районы «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» методисты Солтанова Вәзилә Шәйхенур кызына.
Көн тәртибе буенча районның оператив хәле, авыл хуҗалыгы, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәгълүмат яңгырады. ТР Финанслар министрлыгының Казначылык Департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе А.Х. Харисова гражданнарның үзара салым акчасы хисабына финанслана торган объектларны тикшерү барышы турында сөйләде.
Район Башлыгы контролендә 2020 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясенең барышы турындагы мәсьәлә кала
.jpg)