8 октябрьдә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итә.
Чарага тармак ветераннары һәм алдынгы муниципаль районнар, агросәнәгать комплексы предприятиеләре, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, сервис оешмалары вәкилләре чакырылган.
Бу көнне республиканың иң яхшы игенчеләрен, терлекчеләрне, механизаторларын, КФХ башлыкларын һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен хөрмәтләячәкләр.
Холда «Хезмәт кешеләре»фотокүргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
Чара 13.00 сәгатьтә башлана.