Бу көннәрдә Татарстан совхозы поселогында яшэуче, тыл һәм хезмәт ветераны Насыйха Нәҗметдин кызы Галинанын 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны котларга район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Э.М. Әхмәтҗанова килде. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын һәм район Башлыгы Ф. Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.