Пенсияләргә яшәү минимумыннан артык өстәмәлэрне Тукай районында яшәүче 800 кеше ала.

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Өстәмә түләү төбәктәге пенсионерның яшәү минимумыннан азрак булган барлык эшләмәүче пенсионерларга билгеләнгән. Татарстанда 2019 елга әлеге күләм 8 232 сумга тигез. Яңадан исәпләү гаризасыз тәртиптә башкарылган.

Искәртеп узабыз, 1 апрельдән яшәү минимумыннан артык өстәмә индексацияләү турында закон үз көченә керде. Үзгәрешләр башта пенсионер кеременең гомуми суммасын пенсиягә социаль өстәмә ярдәм белән яшәү минимумына кадәр җиткерергә, ә аннары, моннан тыш, пенсияләрне һәм ЕДВ индексацияләү суммасын түләргә мөмкинлек бирә. Башкача әйткәндә, яшәү минимумына хәзер һәрвакыт индексация «бүреге» өстәләчәк.

Үз көченә кергән үзгәрешләр нәтиҗәсендә пенсиягә өстәмә эшләмәүче пенсионерларга – дәүләт тәэминаты буенча теләсә кайсы төр иминият пенсияләрен яки пенсияләрне (социаль пенсияләрне дә кертеп) алучыларга тиеш, аларга 2018 елның 31 декабренә федераль социаль өстәмә түләү билгеләнгән. Нәтиҗәдә Тукай районында яшәүче 800 пенсионер өстәмә пенсия алды - өлкән кешеләр, инвалидлар, өлкәннәр һәм туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучы балалар.

Шунысы мөһим: өстәмә түләү күләме 2019 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләрен алучыларга (7,05% ка индексация), ЕДВ алучыларга (4,3% ка индексация), агымдагы елның 1 апреленнән социаль пенсияләрне алучыларга (2% ка индексация) күчерелгән, чөнки нәкъ менә шушы даталардан күрсәтелгән түләүләрне индексацияләү башкарылган.

Элеккеге кагыйдәләр нигезендә, пенсиягә социаль өстәмә пенсионерны Матди тәэмин итүнең гомуми суммасын аның яшәү төбәгендә билгеләнгән яшәү минимумына кадәр җиткерү максаты белән бирелгән. Яңа кагыйдәләр буенча, социаль өстәмә түләү шул рәвешле бирелә: үткәрелгән индексацияләр нәтиҗәсендә пенсиягә өстәмә түләү пенсионерның яшәү минимумы күләменнән артык түләнә.

Шулай итеп, пенсионерны матди яктан тәэмин итү һәр елда пенсияне һәм ЕДВ индексацияләү суммасыннан артып китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International