Өлкән яшьтәге гражданнар арасында йөзү буенча ярышлар узды

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Бүген, 8 октябрь көнне, Круглое Поле поселогының «Акчарлак» ябык йөзү бассейнында өлкән яшьтәге гражданнар арасында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышларда районның авыл җирлекләреннән 19 командадан 46 кеше  катнашты .
Ярышларны үткәрү программасы үз эченә түбәндәге ярышларны алды:
- ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шәхси ярышлар. Дистанция 25 метр (ирекле стиль).
- 2 х 25 м. (ирекле стиль) йөзү буенча катнаш эстафета. Ярышларда 2 команда катнаша.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә::
- хатын-кызлар арасында:
1 урын – Әминова Янира – Иске Дөреш,
2 урын – Самохина Ирина – Шилнәбаш,
3 урын-Ибрагимова Саимә – Куглое Поле.
- ирләр арасында:
1 урын – Галиев Таһир-с. М. Шилна,
2 урын – Җиһангиров Илдус – Иштирәк авылы,
3 урын – Борисов Анатолий-Мәләкәс авылы.
Эстафета нәтиҗәләре:
1 урын - Мусабай-Завод авыл җирлеге командасы,
2 урын-Новотроицкое авыл җирлеге командасы,
3 урын-Биклән авыл җирлеге командасы. 
Гомуми зачет нәтиҗәләре буенча:
1 урын – Иске Дөреш авыл җирлеге,
2 урын – Мәләкәс авыл җирлеге,
3 урын-Круглое Поле авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International