Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан иң яхшы игенчеләрне, терлекчеләрне һәм механизаторларны хөрмәтләүдә катнашты. Авыл халкын хөрмәтләү тантанасы "Корстон" КСККда узды, чарага тармак ветераннары һәм алдынгы муниципаль районнар, агросәнәгать комплексы предприятиеләре, азык-төлек һәм эшкәртү оешмалары вәкилләре чакырылган иде. 2019 елда Татарстанда иртә бөртекле культуралар буенча 4 млн 250 мең тонна уңыш җыеп алынган, тагын 200 мең тонна кукуруздан алу планлаштырыла. Агымдагы урып-җыю кампаниясенең лидеры дип Тукай районы танылды,анда барлыгы 175 мең тонна ашлык җыелган,уңдырышлылык гектардан 40,4 центнер тәшкил итә.