Буген Кече Шилнә авылында яшэуче, тыл һәм хезмәт ветераны Учаева Анна Семеновна 90 яшьлек күркәм юбилей билгеләп утте. Аны котларга район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Э.М. Әхмәтҗанова ,район ветераннар советы рәисе Г.С. Зарипов килде. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын һәм район Башлыгы Ф. Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар,ана исәнлек,тыныч көннәр теләделәр.