Өлкәннәр көненә багышланган " Алтын яшьне данлыйбыз " бәйрәм концерты  узды

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

 

Ел саен Россиядә 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу якты һәм матур бәйрәм, анда без әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның аерым игътибар үзәгендә торабыз. 
2019 нчы елның 4 нче октябрендә Кенәз мәдәният йортында" Алтын яшь"дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Мәдәният йорты фойесында тыл хезмәтчәннәрен, хезмәт ветераннарын, пенсионерларны мәдәният йорты хезмәткәрләре җылы һәм ачык йөз белән каршы алды. Бәйрәм концертын «Умырзая»хореография ансамбле чыгышы белән башлап җибәрделәр. Тантанада катнашучыларны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Гаяз улы Авзалов, Кенәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Ивановна Белова котладылар. Алар ветераннарга сугыш һәм хезмәт батырлыклары, республика, район, туган бистә үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук аларга нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр. Авыл җирлеге башлыгы Анна Ивановнаны, Федотов Михаил Петровичны 80 яшьлек юбилее белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Җирлекнең иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен Тамара Ивановна шулай ук җирлекнең ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабированы һәм инвалидлар советы рәисе Николай Александрович Самойловны котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ветераннар һәм пенсионерлар адресына рәхмәт сүзләре белән җирлек ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова чыгыш ясады. Кенәз мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгышы өлкәннәрнең күңеленә хуш килде. Тамашачылар «Умырзая» хореография ансамбле чыгышын, «Русский звон»фольклор коллективы чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Алар тамашачыларны үзләренең матур чыгышлары белән сөендерделәр. Ландыш Рәхмәтуллина, Вероника Цитркоп, Ләйсән Абражева, Фирдәүс Вәлиев, Татьяна Сторожук ветераннарга үзләренең иң яхшы җырларын багышладылар.  Бәйрәм концертын сәнгать җитәкчесе Оксана Абрамова җылы һәм эчкерсез алып барды. Барлык бәйрәм кызыклы һәм матур презентация белән үрелеп барды. Концерт тәмамланганнан соң мәртәбәле кунакларны күрше залга чәй табыны артына чакырдылар. Бәйрәм күңелле һәм шатлыклы атмосферада үтте.  

Тамара Тузеева, Кенәз мәдәният йорты директоры


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International