Биклән авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Гәрәев Алмаз Габделхак улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Э.М. Әхмәтҗанова, район ветераннар советы рәисе Г. с. Зарипов килделәр. Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Ф. Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.