Безнең Иске Абдул авыл җирлегендә дә өлкәннәрне хөрмәтләү декадасында бик матур чаралар уздырылды. Мерәс авыл мәдәният йортында, һәрвакыттагыча, балалар бакчасы, башлангыч мәктәп һәм авыл үзешчәннәре катнашында концерт оештырылган иде. Без, өлкәннәр, авылдашларыбыз күрсәткән матур тамашаны бик яратып карадык. Мул табын артында сыйландык. Ил табынын бай итү өчен керткән фидакарь хезмәтебезне хөрмәтләп бүләкләр дә бирделәр. Бу матур чараны оештыручы китапханәче Илнара Харисовага, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинга, мул табын хәстәрен күргән бухгалтерия хезмәткәрләренә авылыбызда яшәүче өлкәннәр исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм.
Кечеләргә – кечелекле, өлкәннәргә итагатьле булган авылдашларымның игелеге үзләренә әйләнеп кайтсын.