Бүген, 15 октябрьдә хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Ф.М. Камаев җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды.Киңәшмә башында МР башлыгы район хәрби комиссары Валеев Дамир Шамил улына РФ Кораллы көчләренең Генераль Штабы начальнигы грамотасын тапшырды.
Көн тәртибе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары - полиция начальнигы Р .Р. Гардеев районында оператив хәлләр турында,Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Тукай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы А. В. Асеев районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында ,авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигының Р. Ф. Хәсәновның авыл хуҗалыгы буенча мәгълүматы яңгырады.
Районның ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Г.С. Зарипов Тукай районы территориясендә Өлкәннәр декадасын үткәрү нәтиҗәләре белән таныштырды.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Тукай бүлеге башлыгы А. Н. Барсукова «Дәүләт хакимияте органнары белән ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлекне оештыру турында " дигән доклад белән чыгыш ясады
Районның ФБП рәисе Л.Н. Хуҗагалиева авыл җирлекләре территорияләрендә салым җыюның барышы турында сөйләде.
Шулай ук Мәләкәс авыл җирлеге Башлыгы Артемьев Валентин Ивановичны туган көне белән котладылар һәм Тукай муниципаль районы спорт мәктәбе директоры Сәфәргалин Рамил Нәгыйм улын тәкъдим иттеләр