1943 нче елның 14 нче октябрендә Совет офицеры А. Печерский җитәкләгән Собибор күтәрешенең бердәнбер зур уңышлы восстаниесе була.
2019 нчы елның 10 нчы октябрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова “Новотроицк гомуми белем бирү” мәктәбе базасында шушы истәлекле дата буенча чара уздырды.
Чараның төп бурычы - балигъ булмаган балаларга бу тарихны — бердәнбер уңышлы восстание һәм немец үлем лагеры- Собибор лагере тарихын искә төшерергә ярдәм итү иде.
Әлеге чарада төрле категория гаиләләреннән 31 балигъ булмаган бала һәм 1 социаль хезмәт алучы да бар иде.
Чара барышында "Собибор күтәрелеше" темасына презентация тәкъдим ителде һәм үткән материал буенча викторина уздырылды.
Соңыннан «Александр Печерский» темасына видеоролик күрсәтелде.