Тукай районы участковые Татарстанны Бөтенроссия конкурсында тәкъдим итәчәк [+видео]

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

 
 Тукай районыннан Полицейский «Халык участковые»Бөтенроссия конкурсында Татарстанны тәкъдим итәчәк. Айрат Шаябтдинов ярышларның региональ этабында җиңүче булды. Аның өчен республиканың 12 меңгә якын кешесе тавыш бирде. «Халык участковые» конкурсында полиция майоры беренче тапкыр гына катнашмый. Аңа 34 яшь, ул өйләнгән, өч баласы бар. Айрат Шәябтдинов Эчке эшләр органнарында 12 ел эшли. Ул Тукай районында 10 авыл һәм өч дача җәмгыяте үз эченә алган ике авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә.
"Сайт материалларын өлешчә яки тулы күчерү" chelny-izvest.ru бары тик гиперссылка булганда гына мөмкин»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International