Шулай ук шикәр чөгендере уңышын җыю дәвам итә. Бүген 2,5 мең гектардан 116,6 мең тонна татлы тамыразык казып алынган. Гектарыннан чыккан уртача уңыш 456 центнер тәшкил итә. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән югары.
24 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Татарстан» кунакханәсендә «Уңыш-2019» бәйрәм тантанасы узачак. Район авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәткәрләрен ул көнне түгәрәк өстәл артына чакыралар.