Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышланган"Һөнәрләр калейдоскобы" дигэн һөнәри юнәлеш бирү сәгате узды.Әңгәмә барышында балалар һөнәрне дөрес сайларга дигән нәтиҗәгә килделәр, өч факторны исәпкә алырга кирәклеге турында белешмә алдылар: телим, алам, кирәк. Чара барышында "Һөнәрләр Калейдоскобы", "Ә кем ул?","Һөнәрне чамала"," Мәзәк сораулар", һөнәрләр дөньясы темасына башваткычы һәм ребуслар чиштеләр, шулай ук иң борынгы һөнәрләрне искә төшерделәр һәм яңа заман һөнәрләре белән таныштылар.
Тамара Тузеева, Кенәз мәдәният йорты директоры