2019 нчы елның 20 нче октябрендә Тукай муниципаль районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насырова “Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе” базасында балигъ булмаган балалар арасында “Тормыш матур!” программасы кысаларында «Социаль рольләр» темасына дәрес һәм «Давылда кораб» арттерапиясе үткәрде.
Дәреснең максаты: укучының, улның, кызның роленең мөһимлеген билгеләү. Бурычлар: социаль рольгә карап үз-үзеңне тотыш өчен җаваплылык хисен үстерү. Шөгыльдә балалар социаль рольне анализлауга юнәлдерелгән практик күнегүләр үтәделәр. «Мин кем» күнегүе, «Давылда кораб» киеренкелекне төшерү арттерапиясе үткәрелде.
Чарадан соң балалар социаль рольләр турында яңа белемнәр алдылар һәм тискәре кичерешләр өстендә эш башкардылар. Дәрестә 9 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты.