2019 нчы елның 26 нчы октябрендә Кенәз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге инвалидлар Советы рәисе урын өстендә ятучы инвалид балаларның өйләрендә булдылар. Болар: Даниилә Кащеева, Илсөяр Шәрәфиева, Данила Рәхмәтуллина һәм Карина Низамиева. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар. Һәр бала күз алдында шатлык, соклану балкыды.