2019 елның 26 октябрендә районның гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында баскетбол буенча район Беренчелегенең финал уеннары узды. 15 яшүсмерләр командасы һәм 12 кызлар командасы катнашкан ярышлар ике этапта үткәрелде: зона һәм финал уеннары. Финал уеннарына һәр зонадан бер команда буенча 3 зонадан кертелде.
Уен нәтиҗәләре буенча, түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:
кызлар арасында:
1 урын – Кече Шилнә мәктәбе,
2 урын-Комсомолец урта мәктәбе,
3 урын – Түбән Суыксу мәктәбе,
егетләр арасында:
1 урын – Кече Шилнә мәктәбе,
2 урын – Биклән мәктәбе,
3 урын-Новотроицкое мәктәбе.
Җиңүчеләрне котлыйбыз. Тагын да югары казанышларга ирешүләрен һәм җиңүләр телибез.