"Без-сәламәт яшәү рәвеше өчен!»дигэн акция узды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

 

Узган ял көннәрендә «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасы активистлары һәм 26 гимназиянең «ТАТотряд» тимурчылар отряды «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!»дигэн акция уздырды 
Акция кысаларында укучылар сәламәт яшәү рәвешенең кирәклеге турында аңлату эшләре алып бардылар һәм чаллылыларны «табиб белән йөрү»сәламәтләндерү проекты кысаларында Скандинавия йөреше буенча дәресләргә чакырдылар. 
26 октябрь көнне 26 гимназиянең өлкән буын һәм тимурчылар яр буе паркында узган ачык һавада скандинавия йөреше дәресенә кушылдылар. 
Сәламәтлекне ныгыту өчен скандинавия йөреше төрле яшьтәге гражданнар өчен физик күнегүләрнең иң кулай төре булып тора. Шунысы куанычлы, бу спорт төре Чаллы халкы арасында популярлаша бара. 
Скандинавия йөреше буенча дәресләр тәҗрибәле инструктор, югары квалификацияле табиб Александр Зотов җитәкчелегендә атна саен шимбә көнне Прибрежный паркында уза. Хәрәкәт активлыгыгызны киңәйтергә һәм сәламәтлекне ныгытырга ашыгыгыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International