Бүген Иске Абдул авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Гарифуллина Фәрхенур Әгъләметдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Шул уңайдан юбилярны котларга район Совет Аппараты җитәкчесе Г .А. Шәфикова,авыл җирлеге башлыгы Р. Х. Сафина,район ветераннар советы рәисе Г.С. Зарипов ,авыл ветераннар советы рәисе К. Т. Хөсәенова һәм туганнары килгән иде. Изге теләкләр белән аңа Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомер һәм рухи күтәренкелек теләделәр.Фәрхенур Әгъләметдин кызы, үз чиратында, кунакларга килүләре һәм җылы котлаулары өчен рәхмәт белдерде.