Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасының Тукай һәм Менделеевск районнары мәктәпләре коллективлары белән очрашты.
Парламентарий мәктәпләргә визит барышында Россия Федерациясендә урта һәм югары сыйныф укучылары өчен дәүләт идарәсе турында дәресләр үткәрде, педагогик коллективлар белән очрашуларда катнашты, шулай ук «Мәгариф»милли проектын тормышка ашыру белән танышты. «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Тукай районының Бәтке урта мәктәбендә сентябрь аенда «үсеш ноктасы» мәгариф үзәге ачылды.
«Мәгариф" милли проекты" Россия мәгарифенең Глобаль конкуренциягә сәләтен тәэмин итүгә, шулай ук Россиянең гомуми белем сыйфаты буенча алдынгы ун ил арасына керүенә юнәлдерелгән. «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында якындагы биш елда авыл мәктәпләре базасында 16 меңләп цифрлы һәм гуманитар профильдәге махсус мәгариф үзәге төзеләчәк – матди-техник база яңартылачак, яңа җиһазлар сатып алыначак. Боларның барысы да авылда мәктәп укучыларын яңача укытуга якын килергә мөмкинлек бирәчәк»,-дип шәрехләде Әлфия Когогина.
Федераль программаның биш ел дәвамында Татарстан буенча якынча 300 белем бирү үзәге ачылачак, аларны төзүгә быел гына да 155 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән, шул исәптән РФ бюджетыннан – 125,6 млн сум, ТР бюджетыннан-29,4 млн сум.