2019 нчы елның 28 нче октябрендә, Кенәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен комсомол көненә багышланган "Комсомол- тарихы сәхифәсе» дип исемләнгән тарих дәресе үткәрделәр.
Балалар 1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре берлекләренең I Бөтенроссия съезды Россия коммунистлар яшьләр берлеге оешуны игълан иткәнен белделәр. Шул вакыттан бирле әлеге дата Ленин комсомолының туган көне, чын мәгънәсендә легендар оешма булып санала.
Балаларга илдә яшьләр оешмасының роле, комсомолларның совет дәүләтен торгызуга керткән өлеше, Днепрогэс һәм Кузнецкстрой, Магнитка төзелешләрендә хезмәт энтузиазмы, гражданнар сугышы вакытында һәм Бөек Ватан сугышы елларында илне саклаганда ныклык һәм батырлык, комсомолның сугыштан соң илне торгызуга керткән өлеше, чирәмҗир не торгызу һәм БАМ турында сөйләделәр. Балалар тәкъдим ителгән тема белән чын-чынлап кызыксындылар, күп сораулар бирделәр һәм үзләре дә комсомол тарихына, атрибутикасына кагылышлы сорауларга актив җавап бирделәр. Комсомол билеты һәм Комсомол значогы, комсомол юлламасы һәм байрак, Комсомол бүләкләре, болар барысы да - илнең тулы бер чоры."Комсомол- тарихы сәхифәсе» дигән видеороликлар һәм презентация карау балаларга Комсомол белән якыннанрак танышырга ярдәм итте.
Тамара Тузеева, Кенәз мәдәният йорты директоры