Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре халыкара анимация көненә багышланган «Мультфильмнарда яшәүче китаплар» дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрделәр. Матур презентациядән балалар мультфильм ничек эшләнүен, аны әзерләү белән күпме кеше шөгыльләнүен, аның өстендә нидән эшли башлавын, нинди курчаклар булуын белделәр.
Аннан соң мультфильмнар һәм әдәби әсәрләр турында әңгәмә булды. Китап күргәзмәсендә Чиполино, Маугли, Колобка, Смешариклар, Кызыл калфак һәм башкалар турында китаплар урын алды. Балалар авторларны белделәр һәм китаплардагы иллюстрацияләрне карадылар.
.jpg)