2019 елның 23 октябрендә Түбән Кама шәһәренең 11 нче мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең квалификация күтәрү Үзәге «Имтихан» нәшрияты (Мәскәү шәһәре) һәм «Мәгарифтә Инновацияләрнең Милли үзәге» (Мәскәү шәһәре) АКБО белән берлектә укытучыларга фәнни-методик ярдәм күрсәтү максатыннан «Россиядә математик белем бирүне үстерү концепциясен гамәлгә ашыру контекстында ДЙА үсешенең заманча этабы»темасы буенча гамәли семинар үткәрде. Семинар эшендә Тукай муниципаль районының әйдәп баручы математика укытучылары катнашты.
Беренче өлештә дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлек, мастер-класслар тәкъдим ителде. Икенче өлештә математика буенча кулланмалар авторы, математика буенча БДИ КИМЫН эшләү буенча Федераль Комиссия рәисе урынбасары тәҗрибәсе күрсәтелгән мәсьәләләр каралды:
1. 2020 елда ТДИ ның перспектив моделе.

2. Математика укытучылары өчен Берләшкән интернет-ресурслар.
3. Дидактика һәм мәктәптә ихтималлылык теориясен өйрәнү максатлары.
Зона семинарында катнашучылар математика буенча йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча методик рекомендацияләр алдылар