2019 нчы елның 29 нчы октябрендә, Кенэз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, илебез тарихы һәм Бөек Ватан сугышы елларында комсомолларның батырлыгы турында белемнәрне тирәнәйтү һәм киңәйтү максатыннан, «Бөек Ватан сугышы елларында Комсомол» дигән батырлык дәресе әзерләделәр һәм үткәрделәр.
«Яшь гвардия» яшерен оешма эшчәнлеге мисалында балаларда Ватанга мәхәббәт, актив гражданлык позициясе, укуга карата аңлы мөнәсәбәт, үз иҗтимагый бурычыңны үтәү, милли үзаңны, халкыбызның тарихына һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт формалаштыруга ярдәм иту иде.
Катнашучылар алдында ВЛКСМ комсомол оешмасы ветераннары чыгыш ясады. Чара «Комсомольцы – добровольцы», «Краснодонның яшь геройларына» видео роликлары, шулай ук презентацияләр белән үрелеп барды. Комсомол батырлары хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде.
Тамара Тузеева, Кенәз мәдәният йорты директоры