30 октябрь көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан поселогы үзәгендә «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә «Без наркотикларсыз тормыш өчен!» акция уздырды. Акцияне оештыручылар профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, халыкка сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм яшүсмерләрдә наркотикларга тискәре караш булдыруга юнәлтелгән буклетлар һәм плакатлар тараттылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләргә психотроп һәм наркотик чаралар кабул итүче кешеләрнең организмы һәм психикасы, наркоман шәхесенең акрынлап һәм тайпылышсыз деградациясе (ул йә вакытыннан алда үлемгә, йә хөкем ителүчеләр эскәмиясенә китерә), ничек реакция белдерергә һәм нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.