Әлфия Когогина: «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында онкоүзәк төзелеше-Кама Аръягы өчен өстенлекле.

2019 елның 1 ноябре, җомга

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллыда Республика онкология диспансеры филиалының төзелеш мәйданчыгында булды.

"Чаллы һәм Кама аръягының башка шәһәрләре һәм районнары халкы онкодиспансерның кирәклеге мәсьәләсен күп еллар дәвамында күтәрделәр, әмма Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән инициативалы илкүләм проектларны гамәлгә ашыру башлангач кына, бездә аны төзүгә керешү мөмкинлеге барлыкка килде", – дип шәрехләде парламентарий.

«Бу Кама аръягында яшәүче 1,2 миллионнан артык кешене үз эченә алган масштаблы проект һәм аны финанслауга 2 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк, шул исәптән 1,1 млрд сумы – быел ук (651 млн – федераль бюджеттан, 471 млн – республика бюджетыннан). Бюджет акчаларын үзләштерү һәм төзелеш эшләренең график буенча баруын күрәм, тайпылышлар юк. Татарстанлылар өчен өстенлекле булган әлеге проектны гамәлгә ашыруның барлык этапларын да контрольдә тотачакмын», – дип өстәде Әлфия Когогина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International