Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре өчен семинар узды

2019 елның 1 ноябре, җомга

24 октябрь көнне Биклән урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре өчен «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында сыйныф җитәкчесенең эшенә яңа караш»дигән темага семинар узды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары З.А.Гимазиева   «Ничек уңышлы булырга? " дигән темага 9 сыйныфта  ,3 сыйныф җитәкчесе Сөләйманова В.Р. «Көз безгә кунакка килде»дигән темага ,6 сыйныф җитәкчесе Әхмәтҗанова Р. Г. «Авылыбызның кешеләре»дигән темага сыйныф сәгате күрсәттелэр. Семинар ахырында катнашучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар, үткәрелгән семинарның уңай һәм тискәре якларын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International