2019 елның 1 ноябрендә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сез коррупция турында нәрсә беләсез?»дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Викторина барышында балалар коррупция кебек социаль күренеш өлкәсендәге белемнәрен тикшерделәр, норматив – хокукый документлар белән эшләү күнекмәләрен ныгыттылар. Викторина 5 турдан торган биремнәрнең төрлелеге белән аерылып торды: «Коррупция сәбәпләре», «Ребуслар» һәм «Халык зирәклеге» .... Викторина нәтиҗәләре буенча иң күп жетонны Валиева Дарина җыйды. Балалар «Коррупциягә каршы тору турында» РФ Законын белүләрен күрсәттеләр, үзләре өчен ниндидер яңалык белделәр.
Тамара Тузеева, Кнәз мәдәният йорты директоры