2019 елның 31 октябрендә Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Князево авыл җирлеге инвалидлар советы рәисе Николай Александрович Самойлов тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, 1 төркем инвалид Шиһапова Әминә Миргалим кызының өендә булдылар. Әминә Миргалим кызына 93 яшь. Сугыш елларында ул 13 яшендә үгез җигәргә, аларда җир сөрергә һәм чәчәргә өйрәнә. Сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен Әминә Миргалим кызы күпсанлы грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм медальләр белән бүләкләнгән. Ул «Хезмәт ветераны» исеменә лаек ,«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнгән. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм инвалидлар советы рәисе аңа нык сәламәтлек теләделәр һәм азык-төлек пакеты тапшырдылар.
Тамара Тузеева, Кнәз мәдәният йорты директоры