"Без төрле, әмма без бергә " дигән тематик бәйрәм узды

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

 

4 ноябрьдә бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу көн хәзерге Россия дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Ул 1612 елгы вакыйгалар-Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән ата-бабаларыбызның батырлыгы белән бәйле. Бу үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек бәйрәме. Бу милләтләр дуслыгы, җирдә тынычлык бәйрәме символы. Кнәз авыл җирлегендә төрле милләт вәкилләре яши. Гаиләләрдә төрле традицияләр саклана.   2019 елның 3 ноябрендә Кнәз мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Без төрле, әмма без бергә» дип исемләнгән тематик бәйрәм үткәрелде. Бу чын – чынлап матур бәйрәм-Халыклар дуслыгы бәйрәме. Чараның максаты-толерант мөнәсәбәтләр мәдәниятен үстерү өчен шартлар тудыру, төрле халыкларның һәм илләрнең тарихи үткәненә һәм традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итү. Бәйрәмгә безнең җирлек территориясендә яшәүче төрле милләт гаиләләренең балалары җыелды. Алар бәйрәмдә катнашучыларга үзләренең традицион костюмнарын, гореф-гадәтләрен, милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. Иҗат номерлары башкарылды, берәүләр үз туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, икенчеләре җырлар җырладылар. Аннары барысы бергә кулга-кул тотынышып, рус халык уеннарын уйнадылар, татар биюләрен дә, удмурт, үзбәк һәм башкорт биюләрен дә биеделәр. Бәйрәм атмосферасы чын-чынлап бәйрәмчә иде. Чара ахырында тәмле милли ризыклар белән чәй эчү оештырылды, бу исә балаларны һәм өлкәннәрне тагын да якынайтты. Бәйрәм халык иҗатын үстерүгә, Кнәз  авыл җирлегендә яшәүче барлык милли мәдәниятләрне саклап калуга һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итеп, алга таба да дәвам итәчәк, дип ышанып әйтергә була. 
 

 Тамара Тузеева, Кнәз мәдәният йорты директоры


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International