"Патриот"хәрби дан музеена экскурсия 

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

 2019 нчы елның 2 нче ноябрендә, көзге каникуллар вакытында, Кнәз мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы сыйныф җитәкчесе Фәрахова Рамилә Яхин кызы белән бергә «Патриот»хәрби дан музеенда булдылар. Балалар зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңладылар, ул балаларга якташларыбызның Ватанны ничек саклаулары, сугыш вакытында фронтка ничек ярдәм итүләре, яралыларны ничек дәвалаулары турында сөйләде. Балалар сугыш геройларының фотопортретларын, аларның орден-медальләрен, савыт-сабаларын ,сугышчылар  көрәшкән коралны карадылар.  Сугышчан дан музеенда булу балаларда патриотик хисләр тәрбияли, туган ил турында, балаларның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен баета, якташларыбыз өчен горурлык хисе үсә,дип яза Кнәз мәдәният йорты директорыТамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International