4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне. Шул уңайдан, 2 ноябрь көнне, Шилнәбаш авыл китапханәсендә «Бердәм рух белән без көчле»дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Югары сыйныф укучылары игътибарына «Халыклар бердәмлеге көне»дигән презентация тәкъдим ителде. Авыл егетләре бәйрәмнең тарихын тыңладылар, әлбәттә, алар рус милли геройлары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский турында мәктәп чорында укыганнарны искэ төшерделәр, «4 ноябрь Халык бердәмлеге көне»истәлекле медале турында белделәр.
Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н.Н.